В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Дәрвишләр бистәсендә урнашкан.
Фото: «Нәфис» компанияләр төркеме матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казанда аз керемле кешеләр өчен тагын бер бушлай кайнар туклану пункты эшли башлады. Ул Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Бу шәһәрдә коммерцияле һәм иҗтимагый оешмалар акчасына ачылган алтынчы хәйрия ноктасы. Проектның инициаторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Авыр тормыш ситуациясенә эләккән шәһәрлеләр павильонда көн саен 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр ашый ала. Ризыкны шәһәр кафеларының берсендә әзерлиләр, ә соңыннан туклану пунктына кадәр китерәләр.
Хәйрия пунктын ачуда проект кураторы, Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, «Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном оешмасы директоры Азат Гайнетдинов һәм «Нәфис косметикс» генераль директоры Динә Лаврикова катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бушлай туклану пунктлары Авангард урамы, 58, Гудованцев урамы, 6, Симонов урамы, 3 һәм Фучик урамы 52, шулай ук Борхан Шаһиди урамы, 26 адресы буенча ачылган. Һәр павильонга көн саен Казан кафесыннан һәм Кабан арты мәчете каршындагы кухнядан 150-дән 300 порциягә кадәр кайнар ризык китерәләр. Проект башланганнан бирле инде 200 мең порция азык-төлек таратылды, дип хәбәр итә оештыручылар.