В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Журналистлар, галимнәр, PR-менеджерлар үз белемнәре белән уртаклашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 25-нче февральдән Казанда «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә (Татарстан ур., 20) «Фәннәр» фәнни журналистика мәктәбе эшли башлаячак. Тыңлаучылар өчен үз лекцияләрен журналистлар, галимнәр, PR-менеджерлар укыячак.
Мәктәптә спикерлар буларак «Кот Шредингера» фәнни-популяр журналына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире Григорий Тарасевич, антрополог, МДУ биология факультеты доценты, антропогенез.ru порталының фәнни мөхәррире Станислав Дробышевский, «N+1» фәнни-популяр басмасының баш мөхәррире Илья Ферапонтов, фәнни карашны популярлаштыручы, «Галимнәр мифларга каршы» форумы продюсеры Григорий Соколов, космонавтиканы популярлаштыручы, блогер, журналист Виталий Егоров, «Дискурс» бәйсез сәнгать-аналитика журналына нигез салучы Константин Ворович, «Космос просто» youtube-каналы авторы Андрей Кузнецов һәм башкалар.
Лекцияләрдән тыш, мәктәп укучыларын практик биремнәр көтә - үзләренең фәнни-популяр материалларын әзерләргә кирәк булачак. Иң яхшы басмалар шәһәр һәм федераль медиа-ресурсларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәктәптә студентлар, яшь галимнәр һәм журналистлар, шулай ук фән һәм аны популярлаштыру белән кызыксынучылар (45 кешедән артык түгел) укый ала. Проектта катнашу өчен 22-нче февральгә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк. Мәктәптә уку 17-нче мартка кадәр дәвам итәчәк.