В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Прививканы 21-нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә ясатырга мөмкин булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 25-нче октябрьдән Казанда чит ил студентлары өчен коронавирустан вакцинацияләү пункты эшли башлаячак. Прививканы түләүле рәвештә Оренбург тракты, 95 адресы буенча 21-нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә (студентлар өчен) эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин булачак.
Вакцинация «Спутник Лайт» препараты белән башкарылачак. Вакцинация өчен үзең белән паспорт, чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган затның тору (теркәлү) урынына килүе турында хәбәрнамә, студентлар билеты булырга тиеш, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, COVID-19-га каршы вакцинация РФ гражданнары өчен әлеге вакцинация пунктларында бушлай үткәрелә.