В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар цифрлы күнекмәләрен үстерә алачак, шулай ук код һәм сайтлар булдыру тәҗрибәсенә ия булачак
Денис Гордийко фотосы
«Синең файдага» хәйрия фонды балалар өчен программалаштыру буенча Россиядә беренче булган инклюзив онлайн-курс әзерләүгә 1,84 миллион сумлык грант откан. Хәзерге вакытта сынау рәвешендә катнашучыларны җыя башлаганнар –оештыручылар 30 кешене сайлап алачак. Аларга кураторлар һәрчак ярдәм итеп торачак, чарада катнашучылар педагоглар белән элемтәдә булачак һәм программаны узу турында сертификат алачак.
Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. «Үзенчәлекле акылга ия затлар өчен программалаштыру» курсы менталь тайпылышлары булган балаларга төп цифрлы күнекмәләрне үзләштерергә, игътибарны, хәтерне, логик фикерләүне үстерергә һәм IT өлкәсендә беренче адымнарын ясарга мөмкинлек бирәчәк. Уку бушлай оештырыла һәм тиздән теләге булган һәр кеше өчен ачык булачак.
Курс ике модульдән тора. 9–12 яшьлек балалар Scratch та визуаль программалаштыру нигезләрен – уеннар һәм мультфильмнар булдырырга өйрәнә ала, 13–17 яшьлек яшүсмерләр исә HTML һәм CSS та веб-сайтлар эшләү буенча беренче адымнарын ясаячак.
Балалар өчен өстәмә рәвештә онлайн-бергәлек булдырылачак. Монда төркемле очрашулар үткәрү һәм үз эшеңне иптәшләрең алдында тәкъдим итү күздә тотыла. Бу үсешендә үзенчәлекләр булган балаларга социаль тирәлеккә җайлашырга ярдәм итәчәк һәм ярдәмче аралашу күнекмәләрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр «Синең файдага» хәйрия фонды матбугат хезмәтендә.
Белем бирү программасында катнашу өчен гаризаны сылтама буенча тапшырырга була.