25-нче апрельдән 8-нче майга кадәр социаль челтәрләрдә 9-нчы майда бер концертка берләштереләчәк җырларның берсе белән видео трансляцияләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Татарстан башкаласында «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты старт ала. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан башланып китәчәк акциягә казанлылар да кушыла алачак.
9-нчы майда, Җиңү көнендә, Татарстан башкаласында, гадәттәгечә, профессиональ, һәвәскәр, студентлар һәм балалар хорларыннан 10 меңгә якын башкаручыны, шулай ук барлык теләүчеләрне берләштергән «Җырчы Казан» проектының җыелма хоры яңгырый иде. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында шәһәрдә «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проекты старт ала, дип хәбәр иттеләр Мәдәният идарәсендә.
Яңа проект Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры артистларын, танылган башкаручыларны берләштерәчәк, алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, «Волга-Волга» төркеме һәм башкалар, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният эшлеклеләре һәм шәһәрлеләр бар.
25-нче апрельдән 8-нче майга кадәр көн саен 21.00 сәгатьтә социаль челтәрләрдә ТР Дәүләт камера хоры репертуарындагы җырларның берсе булган видео трансляцияләнәчәк. 9-нчы майда, Җиңү көнендә, 21.00 сәгатьтә барлык җырларны бер бәйрәм концертына берләштерәчәкләр. Программада - РФ һәм ТР гимннары, Б.Окуджаваның «Десантный батальон», А.Островскийның «Солнечный круг», Р.Хозакның «От героев былых времен» җырлары, хәрби җырлардан попурри («Смуглянка», «Катюша», «Казаки», «Песенка фронтового шофера»), И.Матвиенконың «Песня про коня», «От Волги до Енисея», «Комбат», «Жить», Д.Тухмановның «Как прекрасен этот мир», «День Победы», В.Вакуленконың «Сансара», У.Рәшитовның «Туган як», шулай ук «Калинка» һәм «Туган тел» җырлары.
Трансляция Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы, ТР Дәүләт камера хоры һәм Мәдәният идарәсенең Instagram-каналлары аша тормышка ашырылачак.
Профессиональ артистлар башкарган җырны җырлап, һәм видеоны үзенең Instagram битендә урнаштырып, проектка барлык теләүчеләр дә кушыла алачак. Шул ук вакытта 3 аккаунтны билгеләп үтәргә: Мәдәният идарәсе, ТР Дәүләт камера хоры һәм Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы, шулай ук #15песендопобеды, #ГКХРТ, #ГБКЗСайдашева, #культураказани хештегларын куярга кирәк. Көн саен иң яхшы видеолар Мәдәният идарәсе сәхифәсендә «stories»ларда урнаштырылачак.