Шалтырату вакытында шәһәрлеләр авария буенча эшләр һәм сүндерүләр турында белә алачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Юлия Летникова). Бу атнада Казанда торак-коммуналь хуҗалык темасына халык мөрәҗәгатьләре өчен тәүлек буе эшли торган ярдәмче эшләтеп җибәрәчәкләр. Ул бердәм диспетчерлык хезмәтенең +7(843)223-18-83 номеры буенча эшләячәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләде.
Яңа автоматик сервис, белгеч катнашыннан башка, шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләрен теркәячәк, авария буенча эшләр һәм сүндерүләр турында хәбәр итәчәк. Мондый ярдәмче функциясе «Ачык шәһәр» системасы белән интеграция ярдәмендә мөмкин булды.
Моннан тыш, халыкның Башкарма комитет белән хезмәттәшлеген яхшырту өчен аның бүлекчәләрендә IP-телефония кертүне дәвам итәләр. Яңа телефоннар ярдәмендә һәр структура шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре өчен колл-үзәк булачак. «IP-телефония хезмәткәрләрнең шәһәрлеләрне ничек консультацияләвен һәм мәгълүмат җиткерүен күзәтергә ярдәм итә. Район администрацияләрендә үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча җавапсыз шалтыратулар саны 10 тапкырга кимеде», – дип билгеләп үтте Б.Алеев.
Бүгенгә IP-телефониягә Башкарма комитетның 15 объекты – 1300 дән артык абонент тоташтырылган. Ел ахырына кадәр бердәм мәгълүмат-коммуникация платформасына 2 мең кулланучы кушылачак.