Беренче рейс Казаннан 17 июльдә китәчәк, ә кире рейска көймә Пермьнан 19 июльдә 10:00 сәгатьтә чыгачак. ТР башкаласына килү 20 июльдә 18:55 сәгатьтә планлаштырылган.
Шулай ук судно Казаннан 29 июльдә, 5, 12 һәм 21 августта, ә Пермьнән 19 июльдә, 31 июльдә, 7, 14 һәм 23 августта юлга чыгачак.
Август ахырына кадәр биш рейс башкарылачак. Ташуны «Водолет» ширкәте тәэмин итәчәк.
Маршрут өч шәһәрне: Казан, Чайковский һәм Пермь шәһәрләрен тоташтырачак. Пассажирлар Пермьнән Чайковскийга 6 сәгатьтә, ә Чайковскийдан Казанга 13 сәгатьтә барып җитә алачак. Җәдвалда Чайковский һәм Пермьдә төнге тукталышлар каралган, дип хәбәр итә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты.
Җибәрүләр җәдвалын белергә һәм билет сатып алырга ташучының рәсми сайтында мөмкин.
Елгаларда пассажирлар йөртү географиясен киңәйтү «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерү кысаларында алып барыла һәм «Туристлык һәм кунакчыллык» милли проектының ил буйлап сәяхәт иткәндә Россия гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру бурычын хәл итүгә ярдәм итә.