Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2021, 10:07

Казанда мөселман гаиләләренә ярдәм проектын эшләтеп җибәрделәр

Илнең төрле шәһәрләрендә яшәүче мохтаҗларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары тапшырдылар.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Казанда «Мөселман гаиләләренә ярдәм» проекты эшли башлады. Хәйрия акциясе кысаларында беренче чиратта кирәкле азык-төлекне илнең төрле почмакларында яшәүче гаиләләр алды. Проект ятимнәргә, авыр тормыш хәлендә калган инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

2 атна эчендә ярмалар, макарон, консервлар, чәй кебек тиз генә бозылмый торган ашамлыклар рәвешендәге ярдәмне Казанда, Пензада, Каменкада, Кузнецкида, Пенза өлкәсенең Неверкинский һәм Каменский районнарында яшәүче 65 гаилә алды. Моннан тыш, гаиләләргә Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбировтан «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» исемле ике томлык китабы бүләк итеп тапшырылды.

Проект Казанның «Миргазиян» мәчете һәм «Мәрьям Мәркәзе» ислам үзәге ярдәмендә сәййд Кол Шәриф исемендәге Ислам цивилизациясенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар