В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар көн саен CRJ-200 һава судносында 31 декабрьгә кадәр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). 1 декабрьдә Казаннан Мәскәү өлкәсенең "Жуковский" аэропортына авиарейслар җибәрелә.
Маршрут буенча очышлар бу елның 31 декабренә кадәр CRJ-200 һава судносында көн саен башкарылачак. Самолетлар Казаннан Жуковский шәһәренә - 18.00 сәгатьтә, кире 20.00 сәгатьтә китәчәк. очышны якынча 1 сәгать 10 минут дәвам итәчәк.
Бу юнәлештә төбәк авиарейсларны дәүләт тарафыннан субсидияләү ярдәмендә түбән тарифлар гамәлдә, дип хәбәр иттеләр "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә.
"Жуковский" аэропортында "Жуковский аэропорты– м.Котельники" аэропорты һәм кире маршрут буенча экспресс-автобуслар эше оештырылган. Эш көннәрендә хәрәкәт интервалы – 15 минут, ял көннәрендә – 30 минут.