В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2020 елда «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә 200 бөтенләй күрмәүче һәм начар күрүче кешене укыту планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 20-нче гыйнварда Казанда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән курслар старт ала. Укыту «Ярдәм» хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты кысаларында оештырылган. 2020 елда дүрт курс үткәрү һәм 200 күрмәүче һәм начар күрүче кешене укыту планлаштырыла.
Проектның максаты - күрү буенча инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту. Моның өчен белгечләр медицина реабилитациясен – массажны, дәвалау физкультурасын һәм башка сәламәтләндерү чараларын кулланалар, үз карамагындагыларга көнкүрештә яңа күнекмәләр һәм күнегүләр үзләштерүдә ярдәм итәләр, алар өчен төрле яклап үстерә торган дәресләр үткәрәләр, экскурсияләр оештыралар, мәдәни чараларга алып баралар. Моннан тыш, фонд карамагындагылар бушлай юридик хезмәтләр дә ала.
Ел саен уку өчен 300-дән артык гариза кабул ителә. Гадәттәгечә, айлык реабилитация курсларына Ростов, Оренбург, Саратов, Тула өлкәләреннән, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан, Башкортстаннан, Карачай-Черкесиядән, Дагыстаннан, Екатеринбургтан, Самарадан, шулай ук Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан кунаклар көтелә.
Проектның географиясе даими рәвештә киңәя. Бүгенге көндә белем алырга Россиянең 40-тан артык төбәгеннән һәм БДБ илләреннән сукырлар һәм начар күрүчеләр килде. Үзәкнең 10 ел эшләү дәверендә бу тернәкләндерү курслары аша берничә мең кеше узды.
2018 елда «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. 2019 елның ноябрендә проект социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра торган коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында җиңде.
Курслар 19-нчы февральгә кадәр барачак. Беренче дәрес 20-нче гыйнварда 14.00 сәгатьтә Серов урамы, 4а йорт адресы буенча урнашкан «Ярдәм» мәчетендә узачак, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте. Өстәмә мәгълүматны +7(917)-864-64-80 телефоны аша алырга була.