Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2025, 15:42

Казанда мигрантларны адаптацияләү буенча сынау проекты эшли башлады: проектта 7 мең кеше катнашкан

47 мең 684 чит ил гражданины миграция исәбенә куелган

Казанда Милләтләр эше буенча федераль агентлыкның сынау проекты – Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге эшли башлады. Һади Такташ урамы, 124 йорт адресы буенча урнашкан Үзәк мигрантларга Татарстан территориясендә элемтәләр урнаштыруда ярдәм итү өчен булдырылган. Үзәкнең бер еллык эш дәверендә республика башкаласында лекцияләр курсын Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән килгән 7 меңнән артык чит ил гражданины тыңлаган. Бу хакта Казанның Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча координация советының эшче төркеме утырышында билгеле булды. Утырыш Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов рәислегендә узды.

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында миграция хәле

Казан буенча Эчке эшләр идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Җиһаншина мәгълүматлары буенча, 1 декабрьгә Казанда 47 мең 684 чит ил гражданины миграция исәбендә тора.

Агымдагы елның 11 аенда миграция хезмәтенә чит ил гражданнарының килүе турында 178 мең 493 хәбәрнамә кергән. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк (254 мең 360 мөрәҗәгать), бу исәпкә кую буенча мөрәҗәгатьләрнең үсеш темплары кимүен күрсәтә.

Мигрантларның гомуми саныннан 7 меңнән артык кешегә хезмәт эшчәнлегенә рөхсәт бирелгән, 3 меңнән артыгы вакытлыча яши, 9 меңнән артык чит ил гражданины яшәүгә рөхсәт алган. Башкалага килү турындагы иң күп хәбәр Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кытай, Кыргызстан илләре гражданнарыннан алынган.

Агымдагы елның 11 аенда Казанга 172 ил вәкиле килгән. Килүнең төп максатлары: эш (51 мең 194 кеше), уку (30 мең 496 кеше) һәм шәхси килүләр (18 мең 366 кеше).

Татьяна Җиһаншина миграция законнары таләпләре турында искәртте: «Россия Федерациясенә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатыннан килгән чит ил гражданнары Россия Федерациясенә килгән көннән алып утыз календарь көн эчендә йә патент рәсмиләштерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәндә яки эшкә рөхсәт алганда дәүләт тарафыннан мәҗбүри рәвештә дактилоскопик теркәлергә һәм фотога төшерелергә тиеш».

Хисап чорында хезмәткәрләр миграция законнарын бозуның 10 мең 857 очрагын ачыклаган. Еш кына Россия Федерациясенә керү һәм килү кагыйдәләре бозылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 883 кеше депортацияләнгән, шуларның 283 е контроль астында илне үз теләге белән калдырып киткән.

Социаль һәм мәдәни адаптация үзәге

Агымдагы елның апрелендә Татарстан «Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының сынау проектын эшләтеп җибәрү өчен биш мәйданчыкның берсе итеп сайланган. Үзәкнең штаб-фатиры республикада Һади Такташ урамы, 124 йорт адресы буенча урнашкан. Проектның төп максаты – чит ил гражданнарын Россия җәмгыятенә җайлаштыруга ярдәм итү. Курс Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән килгән чит ил гражданнары өчен каралган. Киләчәктә башка илләрдән килгән чит ил кешеләрен укыту күздә тотыла.

«Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин хәбәр иткәнчә, чит ил гражданнары өчен лекцияләр циклы оештырылган. Әлеге дәресләр Россия Федерациясенең миграция һәм хезмәт законнары, Россиядәге тормыш үзенчәлекләрен, аралашуның һәм үз-үзеңне тотуның формаль булмаган кагыйдәләрен өйрәнү, шулай ук экстремизмны һәм террорчылыкны булдырмый калу кебек төп темаларны үз эченә ала.

Лекцияләр курсыннан тыш, үзәк ашыгыч рәвештә шалтыратырга кирәк булган очраклар өчен телефон номерлары күрсәтелгән мәгълүмати брошюралар тарата. Брошюралар рус, таҗик, үзбәк, кыргыз, казах һәм төрекмән телләрендә нәшер ителә. Казанда яшәүче 7 мең мигрант лекцияләр тыңлаган. Югары уку йортларының чит ил студентларына аерым игътибар бирелә – лекцияләргә 3,5 мең кеше чакырылган.

Проект кысаларында шулай ук аерым консультацияләр уздырыла, аларга 459 чит ил гражданины килгән.

Үзәк хезмәткәрләре даими рәвештә бөтен Татарстан буенча күчмә чаралар үткәрә. Чит ил гражданнары белән очрашулар район администрацияләренең һәм халыклар дуслыгы йортларының 38 мәйданчыгында уздырылган. Бер ел эчендә 314 күчмә теоретик дәрес үткәрелгән, шуның нәтиҗәсендә 15 меңнән артык кеше кирәкле мәгълүмат белән танышкан. Лекцияләр курсын хезмәт мигрантлары гаиләсенең әгъзалары булган 800 дән артык чит ил гражданины тыңлаган.

Хисап чорында чит ил гражданнары белән хезмәттәшлек итүче эш бирүчеләр белән дә зур эш башкарылган – курс 88 компаниянең 10 мең хезмәткәренә җиткерелгән.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен инновацион үзлектән өйрәтүче

Филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Алексей Арзамасов Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен инновацион үзлектән өйрәтү проектын тәкъдим итте.

2022 елда әлеге проект Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплау тапкан. Хәзерге вакытта биш үзөйрәткеч: мари, удмурт, чуаш телләреннән һәм татар теленнән ике басма чыгарылган. Әлеге әсбапларның төп үзенчәлеге шунда ки, алар өйрәнелә торган телне белмәгән кешеләрне күздә тотып эшләнгән. Татар телен үзлегеннән өйрәнгән Алексей Арзамасов үзе әнә шундыйлардан.

Әлеге уку материалларыннан Россия халыклар дуслыгы университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм башка югары уку йортлары файдалана. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова проектның әһәмиятен ассызыклады: «Миңа, элеккеге татар теле укытучысы буларак, читтәге караш мөһим. Нигездә, без шул телдә аралашучылар төзегән методикаларны кулландык. Мин Алексей Андреевичка сезнең әсбаплар ярдәмендә Россия халыклар дуслыгы университетында студентларның татар теле өйрәнүе өчен рәхмәтемне белдерәм», - диде ул.

Утырышта шулай ук «Бөтендөнья татар конгрессы» эшчәнлеге турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – ТР буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов сөйләде. Бу елны конгрессның иҗтимагый тормышы бай булган. Эшмәкәрләр даими нигездә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасына гуманитар йөкләр җибәргәннәр. Изге Рамазан аенда төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре һәм эшмәкәрләре тантаналы ифтарлар оештырган.

Ел дәвамында Конгресс Казанда узган XIII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездын, «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын, Милләт Җыенын, XVIII «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумын һәм башкаларны да кертеп, берничә зур чара оештырган.

Барлык яңалыклар