Рөстәм Гафаров шәһәрлеләр белән очрашуда Вознесение тракты янындагы территорияне үстерү планнарын ачыкларга кушты
Казанда Вознесение тракты төзелеше кысаларында Глушко урамына илтүче дублер юл каралган. Глушко һәм Нардуган урамнарында җәяүлеләр өчен җир асты кичүләре төзеләчәк. Шулай итеп, шәһәрнең бу өлешендә, шул исәптән якын бистәләрдә яшәүчеләр автомобиль һәм җәяүлеләр элемтәсе белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Ул, территорияне үстерүгә бәйле барлык сорауларны аңлату өчен, атна дәвамында шәһәрлеләр белән очрашулар уздырырга кушты.
«Безгә транспорт ситуациясен яхшырту, социаль инфраструктура объектларын төзүне тизләтү өчен нәрсәләр таләп ителүен билгеләргә кирәк», – диде Рөстәм Гафаров.
Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренә караганда, Казанда бишенче магистраль төзү 1969 елгы генераль план белән каралган. Булачак Вознесение тракты өчен транспорт коридорын дистә еллар буе саклаганнар. Магистраль үзе – шәһәр өчен тормыш ихтыяҗы.
«Проект кыйммәтле, – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. – Беренче чират кысаларында юл салу 13,5 миллиард сумга төште инде. Икенче этапны гамәлгә ашыру өчен республика рәисе ярдәмендә концессион килешү төзелде. Ягъни бу юлны дәүләт-хосусый партнерлык шартларында төзиячәкләр. Бәясе 26 миллиард сум дип бәяләнә. Акчаны бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә юлның бу өлеше түләүле булачак».
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, шәһәр эчендә түләүле юл – Казан өчен яңалык. Әмма Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек мегаполислар өчен мондый практика күптән чынбарлыкка әверелде.
Исегезгә төшерәбез, Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы беренче өлеше узган елда ачылды. 2024 елда Җиңү проспектыннан алып М7 трассасына кадәр 8 км озынлыктагы өлештә эшләр дәвам ителәчәк.