Кабул итүгә балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр буенча сораулар белән дә мөрәҗәгать итә алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 11-нче декабрьдә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итәчәк.
Шәһәр халкы белән очрашу 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Большая Красная ур., 39.
Шулай ук кабул итүгә балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр буенча сораулар белән гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Кабул итүләр һәм язылу турындагы мәгълүматны 8(843) 221-74-14 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.