2008 елдан бирле яңа җиһазлар 774 йортта урнаштырылды – бу лифтлы йортларның өчтән бере.
Фото: Денис Гордийко
2008 елдан бирле шәһәрдә 3,5 меңнән артык йорт капиталь төзекләндерелгән, аларда 836,5 меңнән артык кеше яши. Узган елда гына да әлеге юнәлештәге эшләр 293 күпфатирлы йортта башкарылган, дип искәртте Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Капиталь төзекләндерү кысаларында эксплуатацияләү срогы узган лифтлар алмаштырыла. Казанда барлыгы 2410 йорт бар, аларда 9102 лифт урнаштырылган. 2008 елдан бирле шәһәрдә 2448 лифт алыштырылган, шуларның 170е – узган елда.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин торак фондын капиталь төзекләндерү буенча федераль программаның үз вакытында нәкъ менә Казанда һәм Татарстан башкаласы инициативасы белән барлыкка килүен искәртте. «2007 елда, мин Казан Мэры булып эшли генә башлаган вакытта, шәһәрдә эксплуатацияләү срогы чыккан 1,4 меңнән артык лифт бар иде. Бер лифтны алыштыру 1,5 млн сум чамасы торган. Бу гаять зур акчалар иде, шәһәр көче генә җитмәде. Бер көн эчендә меңнән артык лифт туктала ала. Минем борчуны Минтимер Шәрип улы Шәймиев ишетте», – дип сөйләде Илсур Метшин. Республика федераль үзәккә акча бүлеп бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. «Нәкъ менә 2007 елның гыйнварында, 15 ел элек, Казанда узган торак сәясәте буенча Дәүләт Советы президиумы утырышында Россия Президенты хөкүмәткә федераль программа эшләргә йөкләмә бирде. Казан ярдәме белән торакка капиталь төзекләндерү ясау программасы барлыкка килде», – дип искәртте Илсур Метшин.