В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трамвай һәм троллейбусларның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Узган атнада Казанда Миңнуллин урамыннан Пушкин урамына кадәр участокта 430 метр элемтә чыбыкларын алыштырдылар. Трамвай һәм троллейбусларның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә.
Шул ук чорда «Метроэлектротранс» МУП белгечләре Фучик урамында 10 нчы микрорайоннан Завойский урамына кадәр 11 кронштейн урнаштырганнар. Моннан тыш, Зорге урамына таба әйләнеп узу юл буенча хәрәкәт җибәрелгән. Шулай ук эшчеләр Сахаров урамында багана утырту өчен 12 урын әзерләп куйганнар, Фучик урамында (Ломжа урамына якын өлештә) – 7. «Сирень» кафесы» тукталышы янында Ершов урамына таба юнәлештә троллейбуслар юл эшләре башкарылган урыннарны урап узсын өчен элемтә чыбыкларын өченче полосага күчергәннәр.
Тяга подстанцияләрендә эшләр дәвам итә. Узган атнада 20 нче номерлы подстанциядә белгечләр зыян күргән кабель линиясен алыштырдылар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.