Ылыслы агачларны һәм тирәкләрне «Төньяк вокзал» метро станциясе һәм «Казан-2» тимер юл вокзалы янында утырттылар.
Фото: Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). «Төньяк вокзал» метро станциясе һәм «Казан-2» тимер юл вокзалы янында РФ дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан аллея барлыкка килде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре 30 ылыслы агач һәм тирәк утырттылар.
Бу – Казанда РФ санитар-эпидемиологик хезмәтенә багышланган икенче аллея. Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында, 2017 елның октябрендә, Чехов һәм Ершов урамнары киселешендәге скверда оешманың 95 еллыгы уңаеннан 20 дән артык төп балан утыртылды.
Әйтергә кирәк, 2022 елның 15 нче сентябрендә Россиянең санитар-эпидемиология хезмәте бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.