В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күперне реконструкцияләү буенча тикшерү үткәрелү сәбәпле, автобуслар дүшәмбегә кадәр үзгәртелгән маршрутлар буенча йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче сентябрь). 24 нче һәм 25 нче сентябрьдә Казанда Назарбаев урамындагы Түбән Кабан күле аша күпер буенча автомобиль транспорты хәрәкәте тулысынча ябылачак. Бу күпернең тикшерү өчен ябылуы белән бәйле, аның нәтиҗәләре буенча алга таба ябылу вакыты турында карар кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Тикшерүне күпернең аварияле торышына бәйле рәвештә үткәрергә кирәк.
Комитетта аңлатуларынча, күпер буенча хәрәкәтне ике юнәлештә дә туктатып тору карары объектта зур күләмдә эшләр башкару, күпер конструкциясенең катлаулылыгы һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителгән.
Җәяүлеләр Түбән Кабан күле аша җәяүлеләр күпере буйлап йөри алачак, бу яр буеның бер өлеше булып тора.
5, 25, 43, 68, 71, 77 нче номерлы автобуслар ябык участокны әйләнеп узу өчен үзгәргән хәрәкәт схемасы буенча хәрәкәт итәчәк.
Җәмәгать транспортының маршрутлары озынлыгы арту сәбәпле, казанлылар Назарбаев урамындагы ремонт эшләре урынына кадәр барып җитә һәм җәяүлеләр күпере буенча Түбән Кабан күле аша ябык участокны әйләнеп уза алалар.
Автомобиль йөртүчеләргә үз маршрутларын алдан сайларга киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кабан күле аша күпер 2019 елда тикшерү үткәрелгәннән соң авария хәлендә дип табылды. 2023 ел ахырына әлеге объектны реконструкцияләүне тулысынча төгәлләргә планлаштыралар. Шуннан соң автомобиль полосалары саны 6 дан 8 гә кадәр артачак.