В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу канализация һәм суүткәргеч челтәрләрен сузу эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда Мөштәри һәм Щапов урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Хәрәкәт урамнар киселешендә төзелә торган йорт янында туктатыла: 9 февральдән 12 февральгә кадәр – Мөштәри урамы ягынна (схема), 16 февральдән 19 февральгә кадәр – Щапов урамы ягыннан (схема).
Хәрәкәт Мөштәри урамында канализация челтәрен һәм Щапов урамында суүткәрү челтәрләрен сузу эшләренә бәйле рәвештә туктатыла.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибар итәргә киңәш ителә, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.