В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу канализация һәм суүткәрү челтәрләре сузу белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанда 14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Дзержинский урамының 6-нчы йорты янында транспорт хәрәкәте туктатыла (схема), ә 21 апрельдән 27 апрельгә кадәр 5-нче йорт янында юл һәм җәяүлеләр сукмагы өлешчә ябыла (схема).
Бу юлның беренче өлешендә канализация челтәрләрен, икенче өлешендә суүткәрү челтәрләре сузу белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.