Белгечләр хезмәтен шәһәр халкы Салават Күпере һәм М14 микрорайонындагы офисларда ала алачак.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр халкы Дәүләт торак фонды белгечләренең хезмәтләреннән ике офиста файдалана ала: алар М14 микрорайонындагы Андрей Адо урамы, 13б адресы буенча (телефон: +7(843) 221-69-17) һәм Салават күперендәге Наил Йосыпов урамы, 13 адресы буенча (телефон: +7(843) 598-39-39) урнашкан.
Вәкиллекләр эш көннәрендә 8:30 дан 17:30 га кадәр төшке ашка тәнәфессез эшлиләр. Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре, дип хәбәр ителә Дәүләт торак фонды сайтында.