Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2018, 15:01

Казанда мәрсин балыгы уылдыгын сатучыларны тоткарлаганнар

Владивосток егетләре диңгез продуктларын, кара һәм кызыл уылдыкны социаль челтәрләр аша сатканнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казанда мәрсин балыгы уылдыгын сатучыларны тоткарлаганнар. ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Владивостокта туып-үсүчеләрне РФ Кызыл китабына яки РФ халыкара килешүендә саклана торган кыйммәтле кыргый хайваннарны һәм балыкларны законсыз чыгару һәм әйләнештә йөртүдә гаепли.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, быел гаепләнүчеләр социаль челтәрдәге бер төркемдә су биоресурсларының аеруча кыйммәтле төрләренә караган балык һәм калуга уылдыгын сату турындагы мәгълүматны урнаштырганнар. Әйтик, 8 августта Казанда тоткарланган кешеләрнең берсе оператив-эзләү чараларын үткәргән полиция хезмәткәрләренә 500 гр кара уылдык саткан. Тикшерү уылдыкның саклана торган балык уылдыгы икәнен раслады. 13 декабрьдә 500 гр кара һәм 1 кг кызыл уылдык сатканда, каракларны тоткарлыйлар. Тентү барышында полиция хезмәткәрләре 800 кг чамасы төрле диңгез продуктлары, шул исәптән 8 кг кара уылдык алган.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен өлешчә таныган. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә, җинаятьнең тулы шартлары ачыклана.

Барлык яңалыклар

Казанда мәрсин балыгы уылдыгын сатучыларны тоткарлаганнар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казанда мәрсин балыгы уылдыгын сатучыларны тоткарлаганнар. ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Владивостокта туып-үсүчеләрне РФ Кызыл китабына яки РФ халыкара килешүендә саклана торган кыйммәтле кыргый хайваннарны һәм балыкларны законсыз чыгару һәм әйләнештә йөртүдә гаепли.<br> </p> <p> РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, быел гаепләнүчеләр социаль челтәрдәге бер төркемдә су биоресурсларының аеруча кыйммәтле төрләренә караган балык һәм калуга уылдыгын сату турындагы мәгълүматны урнаштырганнар. Әйтик, 8 августта Казанда тоткарланган кешеләрнең берсе оператив-эзләү чараларын үткәргән полиция хезмәткәрләренә 500 гр кара уылдык саткан. Тикшерү уылдыкның саклана торган балык уылдыгы икәнен раслады. 13 декабрьдә 500 гр кара һәм 1 кг кызыл уылдык сатканда, каракларны тоткарлыйлар. Тентү барышында полиция хезмәткәрләре 800 кг чамасы төрле диңгез продуктлары, шул исәптән 8 кг кара уылдык алган. </p> <p> Гаепләнүчеләр үз гаепләрен өлешчә таныган. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә, җинаятьнең тулы шартлары ачыклана. </p>