В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Алинә Бережная). Казанда наркомания белән авыручылар саны узган 2017 ел белән чагыштырганда 13%-ка кимегән. Авыруның таралышы 100 мең кешегә 299,5 кеше тәшкил иткән. Республика наркология диспансеры мәгълүматларына караганда, наркомания белән күбрәк 20-дән 39 яшькә кадәрге казанлылар авырый. Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышында 2016-2020 елларга Казан халкын наркотиклар белән тәэмин итүне профилактикалауның муниципаль максатчан программасын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясадылар.
ТР Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий сөйләгәнчә, 2019 елның 1-нче гыйнварына диспансер исәбендә 15 мең 559 кеше тора, шуларның 3 мең 689-ы - наркомания диагнозы белән һәм 2 мең 826-ы - «синдромлы наркотик матдәләрне күп куллана торган кешеләр».
Балигъ булмаганнарга килгәндә, балалар наркокабинетлары күзәтүе астында 31 бала тора, шуларның 6-сы наркомания диагнозы белән.
Ел саен Казанда шәһәр уку йортларында профилактик тикшерүләр үткәрелә. Әйтик, узган ел 25 мең 181 укучы шундый тикшерү узган, 5 балигълык яшендәге наркотик кулланучы ачыкланган.
Хәрби хезмәткә чакырылучы яшь кешеләр дә шундый ук тикшерү уза. Тикшерү барышында Казанда наркотиклар кулланучы 15 егет ачыкланган.
Казан яшьләре белән профилактик чаралар турында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде. Шулай итеп, узган елда 1400 профилактик чара үткәрелгән.
Профилактик эш белән «Роза ветров» тернәкләндерү үзәге шөгыльләнә, 2018 елда наркотикларга бәйле 1527 интерактив дәрес үткәрелгән, ә үзәк психологлары 2 мең кешегә ярдәм иткән.
Рөстәм Гафаров Казанда наркомания белән авыручылар кимүенә карамастан, бу проблеманы даими контрольдә тотарга, яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә, профилактик чараларны активрак үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте. Шулай ук Рөстәм Гафаров комиссиягә наркотиклар куллану очраклары ачыкланган уку йортларының укытучыларын чакырырга тәкъдим итте. «Закон безгә наркотиклар кулланучы кеше белән турыдан-туры эшләргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә мин комиссиягә урта уку йортлары, югары уку йортлары җитәкчеләрен чакырырга һәм алар белән җентекләп эшләргә, аларның уку йортларында наркотиклар куллануның ни өчен артуын ачыкларга тәкъдим итәм», - дип йомгаклады Р.Гафаров.