Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2026, 13:30

Казанда гыйнвар аенда 474 мең тонна кар чыгарылган – моны 9,5 меңгә якын тимер юл вагоны авырлыгы белән чагыштырып була

Узган тәүлектә генә дә кар эретү пунктлары 14 мең тоннадан артык кар кабул иткән

Денис Гордийко фотосы

Татарстан башкаласы урамнарыннан кыш башыннан 624 мең тоннага якын кар чыгарылган, җыеп алынган карның 474 мең тоннасы гыйнвар аена туры килә. Әлеге күрсәткечне якынча 9 мең 480 тимер юл пассажир вагоны авырлыгы белән чагыштырып була. Узган тәүлектә кар эретү пунктлары 14 мең 035 тонна кар кабул иткән. Иң күбесе – 3 мең 605 тонна кар «Порт-2» кар эретү пунктына тапшырылган.

Көчле явым-төшем вакытында урам-юл челтәрен җыештыру эшләре тәүлек буе алып барыла. Юл эшчеләре көндез җәяүлеләр, машина юлын җыештыра һәм төнлә кар көрәүләрен дәвам итә. Җыеп алынган карны тәүлек буе эшли торган кар эретү пунктларына эретергә җибәрәләр.

Шәһәрдә Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй урамнарында һәм Җиңү проспектында урнашкан 14 камералы сигез кар эретү станциясе эшли. Ике пункт җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 722 тонна, тагын икесе – 1 148 тонна, калганнары 574 тонна кар кабул итә ала.

«Хәзерге вакытта сигез кар эретү пунктының барысы да диярлек үзләренең проект куәтеннән артыграк эшли. Шуңа да карамастан, карны гадәти режимда кабул итәләр, кар эретү станцияләре хезмәткәрләре көчтән килгәннең барын да башкара. Штаттан тыш хәлләр күзәтелми», - дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.

Исегезгә төшерәбез, 30 гыйнвар көнне Казанда «Буран» планы гамәлгә кертелде һәм ул 4 февральгә кадәр озайтылды. Карар, көчле салкыннар башланганчы, кискен кар яву нәтиҗәләрен җайга салу максатыннан шәһәрдә җыештыру эшләре зарурлыгына бәйле рәвештә кабул ителгән.

Барлык яңалыклар