В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә генә дә кар эретү пунктлары 14 мең тоннадан артык кар кабул иткән
Денис Гордийко фотосы
Көчле явым-төшем вакытында урам-юл челтәрен җыештыру эшләре тәүлек буе алып барыла. Юл эшчеләре көндез җәяүлеләр, машина юлын җыештыра һәм төнлә кар көрәүләрен дәвам итә. Җыеп алынган карны тәүлек буе эшли торган кар эретү пунктларына эретергә җибәрәләр.
Шәһәрдә Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй урамнарында һәм Җиңү проспектында урнашкан 14 камералы сигез кар эретү станциясе эшли. Ике пункт җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 722 тонна, тагын икесе – 1 148 тонна, калганнары 574 тонна кар кабул итә ала.
«Хәзерге вакытта сигез кар эретү пунктының барысы да диярлек үзләренең проект куәтеннән артыграк эшли. Шуңа да карамастан, карны гадәти режимда кабул итәләр, кар эретү станцияләре хезмәткәрләре көчтән килгәннең барын да башкара. Штаттан тыш хәлләр күзәтелми», - дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.
Исегезгә төшерәбез, 30 гыйнвар көнне Казанда «Буран» планы гамәлгә кертелде һәм ул 4 февральгә кадәр озайтылды. Карар, көчле салкыннар башланганчы, кискен кар яву нәтиҗәләрен җайга салу максатыннан шәһәрдә җыештыру эшләре зарурлыгына бәйле рәвештә кабул ителгән.