В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар тиешсез урыннарга куеп калдырылган булган һәм кар чистарту эшенә комачаулаган
Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы
Шәһәр хезмәтләре автомобиль йөртүчеләрне транспорт чараларын куеп калдыру кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юл билгеләренә игътибарлы булырга һәм машиналарны вакытында күчереп куярга чакыра. Болай эшләү махсус техникага шәһәр урамнарын кардан тизрәк һәм сыйфатлырак чистартырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, җомгадан Казанда «Буран» планы гамәлдә. Ял көннәрендә Казан урамнарын җыештыру эшенә рекорд сандагы 1353 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.