В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы республикада COVID-19 белән авыруның 90 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 10 кеше бар, 28 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 11 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 24 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 10 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 6 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
52 кеше - Казанда, 9 кеше - Яр Чаллыда, 5 кеше - Яшел Үзән районында, 4 кеше - Түбән Кама районында, 3-әр кеше - Алексеевск һәм Бөгелмә районнарында, 2 кеше - Апас районында, берәр кеше - Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистай һәм Ютазы районнарында яши.
Барлыгы 11-нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 14 мең 273 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 41 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 18 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 23 мең 315 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 425 мең 269 кеше авырган, 2 млн 800 мең 675 кеше сәламәтләнгән, 62 мең 273 кеше үлгән.