Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктырган 47 кеше сәламәтләнде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында - 18-дән 30 яшькә кадәр 4 кеше бар, 23 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 7 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
33 авыру Казанда яши, 5 кеше - Арча районында һәм берәр кеше - Аксубай, Әлки, Яшел Үзән, Лаеш, Спас, Чистай районнарында.
21-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7943 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемия чорында 6803 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 47 кеше - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 15 мең 700 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 447 мең 335 кеше авырган, 1 млн 96 мең 560 кеше сәламәтләнгән, 24 мең 952 кеше үлгән.