Шәһәр урамнарыннан 31,25 мең тонна кар чыгарылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Юлларда 1040 берәмлек техника һәм 759 юл эшчесе эшләгән. Бер тәүлек эчендә шәһәр урамнарыннан 31,25 мең тонна кар чыгарылган.
Бүген ТР башкаласында 1 мм кар төшәр дип көтелә. 477 берәмлек техника һәм 756 юл эшчесе эше планлаштырылган.
Февраль башыннан Казанда 30,4 мм кар яуды (айлык норманың 82% ы).