В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт чаралары тиешсез урынга куеп калдырылган булган һәм кар чистарту техникасына комачаулаган
Денис Гордийко фотосы
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да юл йөрү кагыйдәләрен катгый һәм тайпылышсыз үтәүләрен сорый. Дөрес куеп калдырылмаган автомобильләр җитди юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәпче булырга һәм махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Алдарак кичә Казан урамнарының берсендә сынау сыйфатында карны җыештыру эшенең схемасы үзгәртелүе хакында хәбәр ителгән иде. Жуковский урамындагы юлның Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге өлешендә автотранспорт хәрәкәте тулысынча чикләнде. Болай эшләү «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең подряд оешмасына әлеге юл өлешенә күп сандагы махсус техниканы җәлеп итү һәм кар өемнәрен тиз арада җыеп алу мөмкинлеге биргән.