Республикада COVID-19 белән авыруның 90 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 90 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се – читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. 31 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 13 кеше, 27 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге, 9 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 20 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 12 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 6 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр һәм бер кеше – 90 яшьтән өлкәнрәк.
Авыручы 54 кеше – Казанда, 6 кеше – Чаллы, 5 кеше – Әлмәт, 4 кеше – Түбән Кама, өчәр кеше – Биектау һәм Лениногорск, икешәр кеше – Әлки, Яшел Үзән, Норлат һәм Саба, берәр кеше Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск һәм Сарман районнарында яши.
19-нчы гыйнварга Татарстанда барлыгы COVID-19 йоктырган 15 мең 17 очрак теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 404 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 72-се – соңгы тәүлектә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 21 мең 734 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 612 мең 800 кеше авырган, 3 млн 2 мең 26 кеше сәламәтләнгән, 66 мең 623 кеше үлгән.