COVID-19га каршы прививканы тагын 7 мең татарстанлы ясаткан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 161яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтучыларда, калганнары – элемтә аша. 68 кеше хастаханәгә озатылган, 93 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 83 Казан кешесе, 25 кеше – Яр Чаллыдан, 8 кеше Яшел Үзән районында яши, 7 кеше – Түбән Кама районында, 6 кеше – Буа районында, 5 кеше – Чүпрәле районында, 4 кеше – Апас районында, 3-әр кеше – Кама Тамагы, Теләче районнарыннан, 2-шәр кеше – Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Саба, Тукай районнарыннан, 1-әр кеше – Арча, Биектау, Алабуга, Зәй, Балык Бистәсе, Сарман, Чистай районнарыннан.
15-нче декабрьгә Татарстанда СОVID-19 авыруының 41 мең 134 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 34 мең 183 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 66 – узган тәүлектә.
Республикада коронавируска каршы прививканы 2 млн 238 мең 566 кеше ясаткан (тәүлеккә үсеш – 7002), шуларның 1 млн 857 мең 896-сы икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 28 мең 363 яңа коронавирус авыруы очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 103 мең 160 кеше авырган, 8 млн 839 мең 633 кеше сәламәтләнгән.