Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2026, 11:55

Казанда коммуналь хезмәтләр тәүлек эчендә 187 күпфатирлы йортның түбәсен кардан чистартты

Ике мең иңкү түбәдән бүгенге көнгә 760ы чистартылган, бу гомуми күләмнең 36% ын тәшкил итә

Фото: Марат Мөгыйнов

Узган тәүлектә Казанда күпфатирлы йортларның 187 түбәсен кардан һәм боздан чистартканнар. Шәһәрдә барлыгы 2 мең 89 иңкү түбә исәпләнә, шуларның 760ы инде тәртипкә китерелгән. Шулай итеп, эшләр гомуми планның 36% ы үтәлгән.

Түбәләрне тәүлек эчендә иң күп чистарту Совет районында теркәлгән, анда эшләр 75 түбәдә башкарылган. Киров һәм Мәскәү районнарында 63 түбә чистартылды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 25, ә Вахитов һәм Идел буе районнарында 24 түбә кардан азат ителгән.

Бу эшләр белән беррәттән ишегалды территорияләрен җыештыру дәвам итә. Бүгенге көндә 4 мең 177 йортның 2 мең 878ендә тәртип урнаштырылган, бу гомуми санның 69% ын тәшкил итә. Эшкә 1379 урам җыештыручы һәм 238 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә көчле кар явудан соң түбәләрне чистарту – төп бурыч, дип белдерде. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, температура үзгәрү аркасында кар авырая һәм корылмалар өчен куркыныч тудыра. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, юлларда вәзгыять яхшыруга карамастан, ишегалларын кардан чистарту турында элеккечә үк күпсанлы шикаятьләр килә.
Барлык яңалыклар