Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2024, 13:37

Казанда тәүлек эчендә 368 машина йөртүче һәм 28 җәяүлене административ җаваплылыкка тартканнар

Алдагы көнне шәһәрдә 110 юл-транспорт һәлакәтен теркәгәннәр

ТР башкаласында узган тәүлектә 110 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Инцидентлар нәтиҗәсендә ике зыян күрүче бар: машина йөртүче һәм җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Сишәмбе иртән 37 яшьлек автомобильче Косогорная урамындагы 159 нчы йорт каршында җәяүлегә юл бирмәгән һәм аны бәрдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 52 яшьлек ир-атны җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Кич белән Даурия урамындагы 16 нчы йорт каршында 41 яшьлек машина йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, юл бирмәгән һәм мотоциклга бәргән. 22 яшьлек зыян күрүчене алган җәрәхәтләре белән хастаханәгә салганнар.

Узган тәүлектә 368 машина йөртүче һәм 28 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 48 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, җиде машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тугыз кеше балаларын йөртү таләпләрен санга сукмаган. Җиде автомобильчене исереклек билгеләре белән машина йөрткән өчен тоткарлаганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ ЮХИ пропагандасы бүлегендә.

Барлык яңалыклар

Казанда тәүлек эчендә 368 машина йөртүче һәм 28 җәяүлене административ җаваплылыкка тартканнар

<p> ТР башкаласында узган тәүлектә 110 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Инцидентлар нәтиҗәсендә ике зыян күрүче бар: машина йөртүче һәм җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. </p> <p> Сишәмбе иртән 37 яшьлек автомобильче Косогорная урамындагы 159 нчы йорт каршында җәяүлегә юл бирмәгән һәм аны бәрдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 52 яшьлек ир-атны җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. </p> <p> Кич белән Даурия урамындагы 16 нчы йорт каршында 41 яшьлек машина йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, юл бирмәгән һәм мотоциклга бәргән. 22 яшьлек зыян күрүчене алган җәрәхәтләре белән хастаханәгә салганнар. </p> <p> Узган тәүлектә 368 машина йөртүче һәм 28 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 48 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, җиде машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тугыз кеше балаларын йөртү таләпләрен санга сукмаган. Җиде автомобильчене исереклек билгеләре белән машина йөрткән өчен тоткарлаганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ ЮХИ пропагандасы бүлегендә. </p>