Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2024, 14:33

Шәһәрдә тәүлек эчендә административ җаваплылыкка 321 машина йөртүче һәм 84 җәяүле җәлеп иткәннәр

Шул ук вакытта шәһәрдә 121 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган тәүлектә Казанда 121 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның дүртесендә зыян күрүчеләр бар. Дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шул исәптән бер бала.

Мәсәлән, Ф.Табеев урамындагы 4 нче йортның җирле юлында 39 яшьлек машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм парковкада торган машина артыннан машина юлына йөгереп чыккан тугыз яшьлек малайга бәрелгән. Балага медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм кайтарып җибәргәннәр.

Җиңү проспекты һәм Дубравной урамы киселешендә 67 яшьлек автомобиль хуҗасы пенсионер өстенә менгән. 65 яшьлек хатын-кыз светофорның тыю сигналынна җәяүлеләр кичүеннән йөгергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

Себер трактында 40 нчы йорт каршында 27 яшьлек машина йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган һәм 66 яшьлек пенсионерга бәрелгән. Ир-ат машина юлын ачыкланмаган урында кичкән. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

Тәүлек эчендә административ җаваплылыкка 321 машина йөртүчене һәм 84 җәяүлене җәлеп иткән. Аларның 27 е куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, 13 автоһәвәскәр җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын сигезе исереклек билгеләре белән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясендә.

Барлык яңалыклар