Кичә 18:10 сәгатьтә Болотников урамындагы 11/1 номерлы йорт каршында 41 яшьлек машина йөртүче кызыл утка чыккан һәм 12 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган баланы балалар хастаханәсенә салалар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 273 машина йөртүче һәм 56 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 34 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәмәгән, дүрт автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, дүрт машина йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Исереклек билгеләре булган сигез кеше транспорт чаралары белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсендә.
Казанда бер тәүлектә 273 машина йөртүче һәм 56 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган
Узган тәүлектә Казанда 116 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның дүртесе зыян күрүчеләр белән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, шул исәптән ике бала.

Кичә 18:10 сәгатьтә Болотников урамындагы 11/1 номерлы йорт каршында 41 яшьлек машина йөртүче кызыл утка чыккан һәм 12 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган баланы балалар хастаханәсенә салалар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 273 машина йөртүче һәм 56 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 34 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәмәгән, дүрт автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, дүрт машина йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Исереклек билгеләре булган сигез кеше транспорт чаралары белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсендә.

2024-10-08T15:47:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.