Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2024, 13:16

Казанда бер тәүлек эчендә 400 дән артык автомобильче һәм 100 дән артык җәяүле административ җаваплылыкка тартылган

Барлыгы 104 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Фото: Марат Мөгыйнов

Узган тәүлектә Татарстан башкаласында 104 юл-транспорт һәлакәте булган. Алар нәтиҗәсендә өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәте очракларының берсе Ямашев проспектындагы 94 нче йорт каршында теркәлгән. «Лада» машинасы руле артына утырган 54 яшьлек ир-ат юлны тиешле булмаган урында чыгучы баланы бәрдергән. Ярдәм күрсәтелгәннән соң, 11 яшьлек кызны медицина учреждениесеннән өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.

Бер тәүлек эчендә 444 шофер һәм 101 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 20 се куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган, 31 автомобильче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын өчесе балаларны йөртү таләпләрен санга сукмаган. Җиде шофер руль артына исерек хәлдә утырган өчен тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның беренче кварталында Казанда 258 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 кеше һәлак булган, 300 кеше җәрәхәтләнгән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре – 6% ка, аларда зыян күрүчеләр саны 9% ка кимегән. Иң күп очраклар бәрелешүләр һәм җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле.

Барлык яңалыклар