В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада авыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). Татарстанда COVID-19 авыруының 50 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 13 кеше – Казанда, 7 кеше – Норлат районында, 5-әр кеше – Яр Чаллыда һәм Балтач районында, 3 кеше – Кама Тамагы районында, 2-шәр кеше – Арча, Менделеевск, Тәтеш районнарында, берәр кеше – Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Тукай районнарында яши.
4-нче августка Татарстанда 24 мең 131 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 391 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 52 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 847 мең 58 кеше вакцинацияләнгән, тәүлеккә үсеш – 10 мең 230 кеше. Икенче прививканы 639 мең 629 кеше ясаткан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 22 мең 589 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 356 мең 784 кеше авырган, 5 млн 679 мең 842 кеше сәламәтләнгән, 161 мең 715 кеше үлгән.