Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2026, 13:43

Узган елны Казанда күпфатирлы йортлар төзүгә 66 рөхсәт бирелгән

Төзелеш өчен Шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе тарафыннан 1,6 меңнән артык уңай карар кабул ителгән

Марат Мөгыйнов фотосы

Узган ел Шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе 16 меңнән артык документны тикшергән. Тапшырылган документларның шактый өлеше – 3 904 материал яңа төзелеш буларак рәсмиләштерү өчен билгеләнгән. Ел дәвамында гомуми торак мәйданы 945 мең квадрат метр булган күпфатирлы 66 йортка рөхсәт бирелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков хәбәр итте.

«Күпфатирлы 66 йортка рөхсәт бирелгән – бу миллион квадрат метрга якын мәйдан. Төзелешнең башкаладагы һәрбер җирендә алып барылуы мөһим: без 10 ел элек ышанычсыз адымнар белән генә фикер алыша башлаган сәнәгать зоналарының перифериясен һәм реновацияләрен үзләштерәбез, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин. – Хәзерге вакытта янәшәбездә матур, заманча, төзек микрорайоннарны күрәбез. Мәдәни мирас объектларын төзекләндерү һәм яңача үзгәртү эшләрен дә исәпкә алып, тарихи үзәкне үстерү дәвам итә».

Ел башыннан белгечләр тапшырылган 16 380 документны тикшергән – алар арасында мөрәҗәгатьләр, гаризалар, хәбәрнамәләр һәм ведомствоара гарызнамәләр бар. Әлеге документларның шактый өлеше яңа төзелеш эшләре белән бәйле: 3 904 материал төзелешне рәсмиләштерүгә, тагын 1 524 материал эшләрне тәмамлауга һәм объектларны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алуга кагылышлы, ди белгечләр.

Яңа төзелеш һәм төзекләндерү юнәлешендә 1 667 уңай карар кабул ителгән.

Меңгә якын рөхсәт – 986 уңай хәбәрнамә шәхси торак төзелешенә туры килә. Шул ук вакытта әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда сизелерлек азрак сан. Белгечләр мондый төр торак төзелешенең кимүен законнардагы үзгәрешләр һәм ипотека өчен кредит бирүдә гражданнарны яклауга юнәлдерелгән махсус финанс алымнары кертелүе белән бәйли.

Объектларның төрләре турында сөйләгәндә, рөхсәт бирү структурасында гражданлык билгеләнешендәге төзелеш өстенлек итә. Мәктәпләр, административ биналар, кибетләр, медицина учреждениеләре һәм башка җәмәгать урыннары төзелеше өчен 145 рөхсәт бирелгән. Күпфатирлы 60 йорт һәм сигез блоклы торак комплекс төзелеше килештерелгән. Тагын җиде проект тарихи биналарны саклау һәм реставрацияләү эшләренә кагыла.

Социаль инфраструктурага аерым әһәмият бирелгән. Шәһәрнең төрле районнарында яңа белем бирү һәм медицина учреждениеләре барлыкка килгән: Совет районында урнашкан «Җәй» торак комплексында 1 224 урынга исәпләнгән мәктәп, элеккеге 33 нче хәрби шәһәрчек территориясендәге Ярдәм урамында 220 урынга исәпләнгән муниципаль балалар бакчасы, шулай ук Гаврилов урамында 164 урынга һәм Киров районындагы Алтын Балык урамында 78 урынга исәпләнгән ике шәхси балалар бакчасы төзелгән. Өстәмә рәвештә күпфатирлы йортларга янкорма рәвешендә төзелгән, 588 урынга исәпләнгән җиде балалар бакчасы булдыру каралган. Шәһәр халкы өчен ике поликлиника –«Яз» торак комплексында сменасына 400 кешегә исәпләнгән һәм Вячеслав Алемасов урамындагы «Идел киңлекләре» торак комплексында 200 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы сафка бастырылган, шулай ук Салмачы торак массивындагы Фиалковая урамында Гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелгән.

Шул ук вакытта тарихи үзәкне яңарту эшләре дәвам итә. Әлеге юнәлеш буенча 28 рөхсәт рәсмиләштерелгән. Территориянең архитектура күренешен саклап калу өчен һәр проект өстәмә ведомствоара килештерү һәм экспертиза уза. Яңа төзелештән тыш, җирле әһәмияткә ия биш мәдәни мирас объектында: Горький урамы, 14 адресы буенча XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төзелгән «Родионов йорты»нда, Профсоюз урамы, 20 адресы буенча XVIII–XIX гасырларга кагылышлы «Эчемлекләр йорты» белән «Икмәк базары» тарихи комплексында, Университет һәм Островский урамнары киселешендә, 5/37 адресы буенча XVII–XVIII гасырдагы торак йортта, Япеев урамы, 17 адресы буенча «Сәүдәгәр Н. М.Вениаминов йорты»нда һәм Мөштәри урамы, 22 адресы буенча «Иванов М.И. йорты»нда торгызу эшләре алып барыла.

Икътисади инфраструктура шулай ук җәелдерелә бара. Онлайн-сәүдә үсеше һәм логистиканы оптимальләштерү склад биналарына ихтыяҗны арттырган: складлар төзүгә 43 рөхсәт бирелгән – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 43 процентка артыграк. Моннан тыш, җитештерү әһәмиятендәге 27 объектны төзү килештерелгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.02.2026
Видеорепортаж
09.02.2026 14:27
2025 елда күпфатирлы 66 йорт төзелеше өчен рөхсәт бирелгән
Барлык яңалыклар