Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2025, 15:13

Узган атнада Казанда 343 чүп тыгылу очрагын җайга салганнар

«Водоканал» предприятиесе хезмәткәрләре суүткәргечтә торба тишелеп су агуның 45 очрагын уңай хәл иткән

Узган атнада «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре агынты сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру максатыннан 343 тапкыр чакыртылган урынга барган. Төзексезлек очраклары җайга салынганнан соң, эшчеләр ике чакрымнан артык челтәр торбаларын юдырган. Моннан тыш, су белән тәэмин итү челтәрләрендә торба тишелеп су агуның 45 очрагы уңай хәл ителгән. Җир эшләрен башкару өчен 29 объектка махсус техника чакыртылган.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе унитазга вак чүпләр (чәч, тырнак, колак таякчыклары һ.б.), төзелеш калдыкларын, бәдрәф кәгазе, дымлы салфеткалар, памперслар, контрацепция чаралары һәм хатын-кызларның шәхси гигиена әйберләрен ташларга ярамый, дип искә төшерә.

Агынты сулар челтәре кеше яки хайван организмындагы тереклек эшчәнлеге продуктлары, душ һәм кухня агынтылары, кер юу машиналары агынтысы өчен генә каралган.

Чүп тыгылудан тыш, ташланган әйберләр канализация насос станцияләрендәге җайланмаларга зыян китерергә мөмкин. Челтәрләрдә чүп тыгылуны җайга салу һәм канализация системасын чистарту эше шактый чыгымлы гамәл санала: бу максатка ел саен инфраструктураны үстерүгә тота алырлык дистәләгән миллион сум акча сарыф ителә.

Тышкы челтәрләрдәге төзексезлек очраклары турында авария-диспетчерлык хезмәтенең +7(843) 231-62-60 телефон номерына шалтыратып хәбәр итәргә була. Йорт эчендәге челтәрләрдә төзексезлек очраклары килеп чыкса, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү кирәк. Яңгыр сулары челтәре мәсьәләләре буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына яки район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә була.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 2025 елда инженерлык челтәрләрендә 1000 нән артык авария очрагы теркәлгән, агынты сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру максатыннан 13 мең авария очрагы җайга салынган.

Барлык яңалыклар