В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарыннан 31,4 мең тонна кар чыгарылган
Денис Гордийко фотосы
Узган тәүлектә Татарстан башкаласында урам-юл челтәрен кардан чистарту эшенә 1 мең 229 берәмлек махсус техника һәм 634 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бу вакыт эчендә шәһәрдән 31,4 мең тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 1,06 мең тонна материал, шул исәптән 366 тонна реагент һәм 695 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, февральдә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 121 проценты яуган.
Урам-юл челтәрен кардан чистарту һәм урамнарны бозлавыкка каршы эшкәртү эшләре көндез дә алып барыла. Бүген юлларга 614 берәмлек техника чыгачак, алар арасында 69 берәмлек катнаш юл машинасы һәм 88 берәмлек щеткалы трактор да бар, башкала юлларын 574 юл эшчесе кардан җыештырачак.
Кышкы чорда Казаннан барлыгы 967,8 мең тонна кар чыгарылган, юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 52,2 мең тонна материал тотылган.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.