В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч 1000 бала тууга 1,9 булган
Казанда соңгы 10 елда сабыйлар үлеме рекордлы 57,8% ка кимегән. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 1000 бала тууга 1,9 булган. Бу хакта бүген Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советында аның башлыгы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов хәбәр итте.
Сабыйлар үлемен киметүгә Казанда гына түгел, ә тулаем республика буенча 7 нче клиник хастаханәнең бала тудыру йорты базасында перинаталь үзәк ачылуы сәбәп булып тора. Шунда ук югары куркынычлы йөкле хатын-кызларны алып бару өчен консультацив-диагностика бүлеге (III дәрәҗәдәге хатын-кызлар консультациясе) булдырылды.
Консультатив-диагностика бүлегендә йөклеләрдә акушерлык һәм экстрагениталь патология куркынычы факторларын бәяләү алып барыла, тикшеренү һәм консультацияләрнең кирәкле спектры һәм башкалар билгеләнә. Йөклеләрне алып баруның индивидуаль планы перинаталь үзәктә бала табу белән тәмамлана.
Казанда 16 хатын-кыз консультациясе эшли, алар 7 консультация-диагностика бүлеге кураторлары арасында бүленгән. Эш чорында югары хәвеф-хәтәр төркеменнән 98%тан артык хатын-кыз күзәтү астында тора. Бүлек аша 5 меңгә якын хатын-кыз узган, акушер-гинекологларга һәм тар белгечләргә 15 меңнән артык килү расланган.
Узган елдан Казан балалар сәламәтлеген саклау буенча сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин йөкләмәсе буенча 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе куратор итеп билгеләнде. Амбулатория-стационар комплексы составына шәһәрнең 10 балалар медицина оешмасы керә, алар биш табиб арасында бүленгән.
Кураторлар дистанцион режимда көн саен «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклау» дәүләт мәгълүмат системасында документларга анализ ясыйлар. Беренче тормыш елында балаларның сәламәтлеге торышына мониторинг ясау 100% тәшкил итә.
«Кураторлар эшләгән чорда Татарстан Республикасы Электрон сәламәтлек саклау системасына патронажлар турында мәгълүмат кертүнең үз вакытында башкарылуы 100%ка җиткерелде, беренче айның балалары патронажларын 99,2%ка кадәр дөрес тутыруның чагыштырма авырлыгы артты; 100% яңа туган бала туу белән ЭКГ скрининг уза», – дип йомгаклады Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Филатов.