Әлеге егет Авиатөзелеш районы йортларының берсендә подъездда көч белән телефон тартып алырга теләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казан полициясе Авиатөзелеш районы йортларының берсендә талауда гаепләнүче егет эзләнә.
Хокук саклау органнарына бер кыз мөрәҗәгатҗ итә. Айдаров урамында урнашкан йортларның берсендә подъездда аңа бер егет һөҗүм итә. Егет көч белән анардан телефоныны тартып алырга тели, ләкин кыз каршылык күрсәтә.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатыла. “Авитөзелеш” полиция бүлеге хезмәткәрләре җинаять урыны тирәсендә урнашкан камереоар язмаларын тикшерә, шуларның берсендә зыян күрүче җинаятьчене таный.
Егеткә 20-25 яшьләр тирәсе, уртача тән төзелешле, буе 168-170 см. Әлеге затның урынын белүчеләрне (843) 523-68-49, 8-951-892-9718, 02 яисә 052 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.