В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр юлларыннан һәм ишегалларыннан кар чистартуны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты.
Фото: Марат Мугинов
Рөстәм Гафаров карап йөрүне Казан шәһәре Киров районының Юдино бистәсеннән башлады. Ул социаль учреждениеләргә керү юлларын карап чыкты, Революция һәм Селянская урамнары буенча урнашкан ишегалларында кар чистартуның сыйфатын бәяләде. Чистарту көндезге вакытта да дәвам итсә дә, кар чыгару буенча төп эш, шәһәр халкына автомобильләрдә йөрүгә комачауламас өчен, төнлә башкарыла. Тышкы төзекләндерү комитеты хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан юлчылар 8 мең тоннадан артык кар чыгарган, 650 тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар кулланган. Ә сезон башыннан бирле шәһәр урамнарыннан 155 мең тонна кар чыгарылган һәм 25 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Бәйрәм көннәрендә техниканың уртача тәүлек эчендә чыгуы 495 берәмлекне тәшкил итте. Р.Гафаров подрядчыларга көчәйтелгән режимда эшләүне дәвам итәргә кушты.
Киләсе карау ноктасы булган «Салават купере» торак комплексында Әлфия Авзалова, Айрат Арсланов һәм башкалар урамнарында квартал эчендәге юллар кардан тулысынча чистартылмаган булып чыкты. Сәбәбе - шәһәр кешеләренең ишегалларында төнгә калдырылган автомобильләре махсус техника узуга комачаулый, дип аңлатты Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Аның сүзләренә караганда, ишегалларын чистарту турындагы белдерүләр алдан ук урнаштырылган, әмма халык машиналарны һәрвакытта да алып куймый.
Шулай ук Р.Гафаров башка урамнарда юлларны һәм ишегалды территорияләрен җыештыруның сыйфатын тикшерде, шәһәрнең барлык районнарын йөреп чыкты. Аерым алганда, ул Горький шоссесында, Ибраһимов проспектында, Восстание, Челюскин, Максимов, Меридиан, 8 Март, Дуслык, Латыш укчылары, Фучик, Себер трактында һәм урам-юл челтәренең башка участокларында юлчыларның эшен бәяләде.
Гомумән алганда, Казанда юллар һәм ишегалды территорияләрен җыю сыйфаты – канәгатьләнерлек дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Әмма подрядчыларга бордюрлар буйлап юлларны чистартуга күбрәк игътибар бирергә кирәк, алар янында карны яхшылабрак чистартырга кирәк, дип өстәде ул. Моннан тыш, кайбер ишегалларында кар чистарту сыйфатсыз уздырылган, идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар кисәтүләр алган. Башкарма комитет башлыгы, планлаштырылган җыештыру турында хәбәр итеп, халык белән активрак эшләргә кушты һәм шәһәр кешеләрен юл хезмәтләренә комачауламаска өндәде.
Кар явудан соң, кагыйдә буларак, үзәк магистральләрне чистарталар, алар буенча автобус маршрутлары уза, шулай ук җәмәгать транспортының керү тукталышлары, җәяүлеләр сукмаклары, җәяүлеләр кичү юллары. Шуннан соң карны беренче категорияле юллардан чыгаралар – бу җәмәгать транспорты маршрутлары уза торган һәм иң зур автомобиль трафигы күзәтелә торган юллар.
Җәяүлеләр тротуарларын һәм җәяүлеләр кичүләрен чистартуга да зур игътибар бирелә. Бәйрәмнәрдә җәяүлеләр тротуарларын, тукталыш мәйданчыкларын чистарту белән уртача 60 берәмлектән артык кече механизация техникасы һәм 350 юл эшчесе эшләде.
Юл һәм тротуарлардан кар ике этапта чыгарыла. Башта – җәмәгать транспорты тукталышларыннан, юл чатларыннан, күпләп йөрү һәм җәяүлеләрнең интенсив хәрәкәте булган урыннарыннан. Кар явып туктагач 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча чистартылырга тиеш, шуннан соң кар тоташ чыгарыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чистарту этабына бәйле рәвештә, эшләрдә махсус техниканың билгеле бер төре кулланыла. Беренче этапта катнаш юл машиналарын кулланып, юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртәләр. 3-5 сәгатьтән соң юл хезмәтләре барлыкка килгән кар валчыкларын сабанлы-щеткалы механизмнар кулланып тараталар, цикллар саны кар яву тәмамланганчы кабатлана. Аннары юлчылар икенче чират операцияләргә күчә – грейдерлар ярдәмендә кар көртләрен формалаштыру, аннары йөк төяү техникасын һәм үзбушаткычларны кулланып кар төяү һәм чыгару эшләре башкарыла.
Карап йөрүдә Башкарма комитет җитәкчесен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләре башлыклары Тимур Алибаев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыклары Андрей Лобов, Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, подрядчы оешмалар һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре озата йөрде.