В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында авыручылар саны эпидемик чиктән 31,7%-ка югарырак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Атна эчендә Казанда көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 9 мең 806 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 77,97 тәшкил иткән. ТР башкаласында авыручылар саны эпидемик чиктән 31,7%-ка югарырак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча атна эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 18 мең 684 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 50,0 тәшкил итә. Көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 8,1%-ка югарырак, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.
Шәһәрлеләргә вируслы авыруларга каршы профилактика чараларын үтәргә һәм салкын тию яки грипп симптомнары булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.