Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2019, 14:49

Казанда бер атна эчендә 13 меңнән артык кискен респиратор-вирус инфекцияләре белән авыру очрагы теркәлгән

Шәһәрдә эпидемия бусагасы 31,7% арткан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Казанда атна эчендә, 11-17 февральдә, кискен респиратор-вирус инфекцияләре белән авыруның 13 мең 106 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 10 мең кешегә 106,4 тәшкил итә, Татарстан башкаласында эпидемия бусагасы 31,7% арткан.

Тулаем Татарстан Республикасында ОРВИ буенча 31 мең 605 очрак теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 84,8 тәшкил итә. Көчле респиратор-вирус инфекцияләре белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 36,2% югарырак.

Эпидемия сезоны башланганнан бирле республикада 237 грипп очрагы теркәлгән, Казанда – 149 очрак, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе. Шәһәрлеләрне профилактика чараларын үтәргә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәскә өндиләр.

Татарстанның 45 мәктәбендә 157 сыйныф, шул исәптән Казанның 18 мәктәбендә 62 сыйныф, укучылары белән дәресләр вакытлыча туктатып торыла.

Барлык яңалыклар