Шәһәрдә эпидемия бусагасы 24,7%-ка күтәрелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Узган атнада, 10-16-нчы февральдә, Казанда кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 12 мең 633 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 100,4 тәшкил иткән. ТР башкаласында авыручылар саны эпидемик бусагадан 24,7%-ка югарырак.
Республика башкаласында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан түбәнрәк, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында эпидемия бусагасыннан югарырак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча атна дәвамында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 27 мең 107 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 72,6 тәшкил иткән. Авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 16,5%-ка югарырак, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.
Шәһәр халкына кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән тыелырга, вирус авыруларын профилактикалау чараларын үтәргә һәм салкын тию яки грипп симптомнары булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.