Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2025, 16:50

Казанда бер атна эчендә су агызу челтәрләрендә 325 чүп тыгылу очрагын бетергәннәр

«Водоканал» МУП белгечләре суүткәргечтә 39 су агып чыгуны туктаткан

Марат Мөгыйнов фотосы

Узган атнада «Водоканал» МУП белгечләре су агызу челтәрләрендәге 364 штаттан тыш хәлне бетергән. Эшнең төп өлеше чүп тыгылу очракларын бетерүгә бәйле булган – 325 очрак. Шулай ук суүткәргечләрдәге 39 су агып чыгу очрагы бетерелгән, дип хәбәр иттеләр предприятие матбугат хезмәтендә.

«Водоканал» МУП унитазга вак чүп (чәч, тырнак, колак таякчыклары һ.б.), төзелеш чүп-чары, бәдрәф кәгазе, салфеткалар, памперслар, контрацепция һәм хатын-кызларның шәхси гигиенасы чараларын ташларга ярамый, дип искә төшерә.

Су агызу системасы кеше яки хайваннар организмының тереклек эшчәнлеге продуктлары, душ һәм кухня агынтылары, кер юу машиналары агынтылары өчен генә каралган.

Тыгылулардан тыш, чүп канализация насос станцияләрендәге җиһазларга зыян китерергә мөмкин. Чүп тыгылу очракларын бетерү һәм канализация системасын чистарту эше шактый чыгымлы булып тора: ел саен моңа инфраструктураны үстерүгә кулланыла алырлык дистәләгән миллион сум акча сарыф ителә.

Тышкы челтәрләрдә чүп тыгылу очраклары ачыкланса, бу хакта +7(843)231-62-60 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк. Йорт эчендәге челтәрләрдә чүп тыгылуны күрсәгез, Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңгыр суларын агызу канализациясе эше мәсьәләләре буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына яисә район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Водоканал» МУП бригадалары, казанлыларның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап биреп, тәүлегенә 40 тан 50 гә кадәр чүп тыгылу очракларын бетерә. Канализация системасыннан һәр көнне якынча 9 тоннага якын чит калдыклар чыгарыла. Агымдагы елда челтәрләрдән 12,8 меңнән артык чүп чыгарылган.

Барлык яңалыклар