В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда март аенда җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче 302 кеше ачыкланган
Денис Гордийко фотосы
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе һәм 2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда даими тикшерү эшләре алып бара. Инспекторлар юлда йөрү өчен түләмәгән пассажирларны, шулай ук икенче затларның ташламалы карталарыннан файдалану очракларын ачыклый.
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, пассажир транспорт чарасына утырганнан соң бер тукталыш дәвамында юлда йөрү өчен түләргә тиеш. Кагыйдә үтәлмәгән очракта, аңа административ җәза яный.
Билетсыз юлда йөрү яки социаль картадан хокуксыз файдалану очрагында 2,5 мең сум күләмендә штраф салына, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.