Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2021, 14:17

Казанда бер ел эчендә янгыннар саны кимеде, һәм муниципаль пляжларда бер генә кеше дә батып үлмәде

Шәһәр башлыгына Гражданнарны яклау идарәсенең эш нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Алинә Бережная). 2021 ел нәтиҗәләре буенча Казанда янгыннар саны 11,23%-ка – кимеде, аларда үлүчеләр саны 15,15%-ка, ә зыян күрүчеләр саны – 8,96%-ка. Моннан тыш, су коену чорында муниципаль пляжларда һәм кешеләрнең күпләп ял итү урыннарында бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән. Бүген эшлекле дүшәмбедә бүлекчә башлыгы Фердинант Тимурханов Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе эше нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Казанда формированиеләр составына 385 аттестация узган коткаручы һәм 3 меңнән артык өйрәтелгән хезмәткәр керә. Гадәттәгечә, аларның эш күләменең артуы җәйге чорда, су коену сезонының кызган чорында күзәтелә. Көн саен пляжларда һәм ял итү урыннарында коткаручылар район администрацияләре хезмәткәрләре белән бергә рейдлар үткәрә, балаларны йөзәргә өйрәтә, шулай ук зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә. «Батып үлүчеләрнең барысы да рөхсәтсез урыннарда коенган. Бу, күрелгән чараларга карамастан, кешеләр суда ваемсыз һәм моның өчен җиһазландырылмаган һәм билгеләнмәгән урыннарда коенуларын дәвам итә», – дип ассызыклады Фердинант Тимурханов.

Елның салкын вакытында коткаручылар шәһәр халкының бозда куркынычсызлыгын тәэмин итә. 1-нче ноябрьдән башлап патруль төркемнәре 20 патрульлек уздырдылар, халык белән әңгәмәләр үткәрелде, аеруча куркыныч урыннарда бозга чыгуны тыю турында аншлаглар куелган. Профилактик эш укучылар белән дә даими үткәрелә – аларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм бозга чыгу тыелганлыгы турында сөйлиләр.

Гомумән аңлату эшләренә ел дәвамында аерым игътибар бирелде – 2021 елда гражданнар оборонасы курсларында 326 вазыйфаи зат һәм 551 гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өлкәсе буенча уку төркемнәренең җитәкчесе белем алды.

Ф.Тимурханов шулай ук Казанның даими рәвештә зур укуларда катнашуын сөйләде. Аларның соңгылары октябрь аенда узды – Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләрендә 85 учреждение, оешма һәм предприятие, 1580 кеше катнашты.

Казан Мэры Илсур Метшин идарәгә эше өчен рәхмәт белдерде һәм бүген коткаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүләрен искә төшерде. «Без барыбыз да коткару хезмәтләренең ролен беләбез, аларның эше күпьяклы һәм бик мөһим», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.12.2021
Видеорепортаж
27.12.2021 12:19
Казанның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бер ел эчендә 460 мең кеше мөрәҗәгать иткән
Барлык яңалыклар