Магистральләрне җыештыруга 1 160 берәмлек махсус техника һәм 755 юл эшчесе җәлеп ителгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче гыйнвар, Камилә Вилданова). 17-21 нче гыйнварда Казанда 44 мм кар яуган, бу айлык норманың 95% ын тәшкил итә. Гыйнварда 68 мм кар яуган (норма 46 мм булырга тиеш), шулай итеп, айлык норма 1,5 тапкыр арттырылган. Явым-төшемнең күп өлеше соңгы дүрт көнгә туры килде. Бу хакта бүген Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.
Бүген фаразлар буенча 8 мм явым-төшем көтелә. Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә: эш магистраль һәм икенчел юлларны, квартал эчендәге юлларны, торак массивлардагы юлларны, тукталыш кесәләрен һәм тротуарларны чистарту буенча алып барыла. Көндез Казан урамнарында 755 юл эшчесе һәм 583 берәмлек техника эшли. Махсус техника йөртүчеләрнең өзлексез эшләве өчен кайнар ризык китерәләр.
Әмма туктаусыз кар яву сәбәпле, бер үк маршрутларны юл хезмәтләренә берничә тапкыр чистартырга кирәк. Чистартылганнан соң, бик кыска вакыт эчендә, урамнарны кабат кар баса . Ай башыннан 281 мең тонна кар чыгарылган, шуларның 118 мең тоннасы соңгы көннәрдә генә чыгарылган.
Юлларны һәм магистральләрне җыештыруга тәүлегенә 1 160 берәмлек махсус техника чыга, 755 дән артык юл эшчесе җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте Игорь Сәлахетдинов.
Идарәче компанияләрдә ишегалларын җыештыру белән 2 289 ишегалды җыештыручы һәм 162 берәмлеккә кадәр махсус техника шөгыльләнә, дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин.
«Идарәче компанияләргә ишегалды территорияләреннән чыгу юлларын һәм чүп чыгару техникасының контейнер мәйданчыкларына керү юлларын чистарту эшен көчәйтергә кушылган», - дип билгеләп үтте ул.
«Ишегалды себерүчеләргә ярдәмгә килгән һәм үз ишегалларын җыештыруга кушылган шәһәр халкына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Аномаль кар яуганнан соң, идарәче компанияләргә территорияне җыештыру өчен вакыт кирәк, ә бергәләп моны күпкә тизрәк эшләп була», – диде Василий Лысачкин, 50 дән артык йортны шулай чистартырга мөмкин булды, дип өстәде.